Добавить новость


World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Миңнеханов һәм Коновалов фән, цифрлаштыру өлкәсендәге хезмәттәшлек хакында сөйләште

(Казан, 9 сентябрь, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Хакасия Республикасы башлыгы Валентин Коновалов белән очрашты. Хакасия делегациясе Казанга «Россия – спорт державасы» халыкара спорт форумында катнашу өчен килде. Бу хакта ТР Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә. Очрашуда катнашучылар төбәкләр арасында сәүдә-икътисади һәм гуманитар хезмәттәшлекне үстерү перспективалары турында фикер алышты. Рөстәм Миңнеханов, аерым алганда, Хакасия җитәкчелегенең тарихи-мәдәни кыйммәтләрне саклаудагы тырышлыгын югары бәяләде. Ул билгеләп үткәнчә, Татарстан да бу юнәлештә зур эш алып бара. Төбәкләр арасында сәүдә мөнәсәбәтләре 2016 елда имзаланган хезмәттәшлек турында килешү нигезендә үсә. Бүген Татарстан Хакасияне «КАМАЗ»лар өчен запас частьләр, дизель ягулыгы һәм бензин, шиннар, азотлы ашламалар, медицина инструментлары һәм җиһазлары, дарулар, төрле азык-төлек продуктлары белән тәэмин итә. Үз чиратында, Хакасиядән республикага бентонит порошогы, күмер, ит ярымфабрикатлары (һ.б.) китерелә. Рөстәм Миңнеханов һәм Валентин Коновалов уңайлы шәһәр мохитен үстерү, цифрлаштыру, мәгариф һәм фән өлкәсендә хезмәттәшлек перспективалары, шулай ук туризм өлкәсендә хезмәттәшлекне киңәйтү турында да фикер алышты. Соңыннан Татарстан Президенты Валентин Коноваловка ТАССРның 100 еллыгына багышланган медаль тапшырды.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus