(Казан, 11 август, «Татар-информ»). 7 август көнне Самара өлкәсенең Денискино авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре «Печән өсте» бәйрәмен оештырган. « Самара татарлары » сайтында хәбәр ителгәнчә, бәйрәмнең максаты — «Печән өсте» йоласын яңарту. Игенченең тормышы әйбәт уңышка бәйле, шуның өчен бу йола аеруча мөһим булган. Мондый йолалар һәр печән өсте алдыннан үткәрелгән. Вакыт узу белән алар халык бәйрәменә әверелгән, диелә хәбәрдә.