(Казан, 11 август, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Минзәлә районы Аю авылында яңа мәчет төзелә. Аны киләсе елда кулланышка тапшыру ниятләнә. «Кайчан ачыласын Аллаһы Тәгалә генә белә инде, без киләсе елга дип ниятләп торабыз», — диде авылның имам-хатыйбы Рәфкать хәзрәт Ялалов «Татар-информ» хәбәрчесенә. Аның сүзләренчә, авылдагы агач мәчет инде таушалып килә. «Күңелемдә яңа мәчет кирәк дигән уй бар иде инде, намаздагы кардәшләр белән утырып сөйләштек тә, төзергә дигән карарга килдек. Агач мәчетнең урыны да дөрес түгел аның: тыкрыкта, кеше йөрми торган урында. Яңасы үзәк урамда булачак, зиратка баручылар да мәчет аша узачак», — диде хәзрәт. Ул яңа мәчеттә бөтен шартлар да тудырылачагын әйтте: ирләр һәм хатыннарга аерым тәһарәтханәләр, аерым намаз уку бүлмәләре. «Безгә — беренче, хатын кызларга икенче кат», — диде. Мәчеттә балалар, яшьләр өчен укыту класслары да булачак. «Төп ният — кешеләргә гыйлем бирә башларга», — диде Рәфкать хәзрәт. Мәчет төзелешенә, Чаллыда яшәүче төп иганәчедән тыш, авыл халкы да үз өлешен кертә. «Мөселман кардәшләр ярдәм итә инде, кем күпме булдыра», — диде имам. Мәчетнең мәйданы 190 квадрат метр тирәсе булачак. «Түбәләре ябылган, электр, су, газ керттек. Быел җылылык кертәбез, аннары эчке бизәү эшләре башлана. Мәчетнең территориясен дә ямьләндерәчәкбез. Алмагачлар утыртып, бакчасын да булдырачакбыз», — диде.