(Казан, 11 август, «Татар-информ»). Казахстанда Костанай өлкәсе бәйсезлегенең 30 еллыгына берничә мәчет ачылачак.
Бу хакта Казахстан мөселманнары Диния нәзарәте сайтында хәбәр ителә.
«Быел өлкәдә бер район мәчете һәм дүрт авыл мәчете файдалануга тапшырылачак. Кушмурун һәм Щербаково авылларында яңа мәчетләрнең төзелеше тәмамланачак. Ул җирле мөселманнар өчен гыйбадәт урыны булыр. Шулай ук Алтын Дала, Бурли, Обаган авылларында мәчетләр төзекләндереләчәк», — дип сөйләгән өлкәнең баш имамы Бәхетбек Таҗимбет.
Ул шулай ук эш сыйфатына, мәчет интерьерының җәлеп итүчәнлегенә аерым игътибар бирергә кирәклеген ассызыклады.