(Казан, 14 июнь, «Татар-информ»).12 июньдә Самарада 32нче тапкыр милли татар бәйрәме Сабан туе узды. Быел ул Самара губерниясенең 170 еллыгына багышланган иде. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә. Гагарин исемендәге паркта спорт ярышлары, шул исәптән татар милли көрәше, халык уеннары белән Сабантуй өчен традицион программаны оештырдылар. Иҗат коллективлары чыгышлары һәм милли ризыклар бәйрәм рухын булдырды. Самара өлкәсе губернаторы Дмитрий Азаров Сабантуйның мәртәбәле кунагы булды.