(Казан, 12 июнь, «Татар-информ», « Зәй-информ », Энҗе Әгъләмова). Зәй Сабантуенда гүзәл исеме өчен көч сынашкан 9 кызның икесе «Сабантуй гүзәле-2021» титулына ия булды.
Алар — Имәнлебаш авылыннан Ләйсән Әхмәтҗанова һәм Иске Зәй бистәсеннән Ангелина Кузьмина. Кызларга диңгез буенда ял итәргә юлламалар бирелә, диелә район хәбәрендә.