(Казан, 10 июнь, «Татар-информ»). Россиядә коронавирус инфекциясе йоктыручылар санының артуы гражданнарның саклык чараларын күрмәве белән бәйле. РФ сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко журналистларга шулай дип белдерде.
Министр билгеләп үткәнчә, беренче чиратта, кешеләр нәкъ менә күмәк иммунитет формалашуның коронавирус инфекциясе таралуын туктату өчен нигез булуын онытмаска тиеш. Шулай ук күмәк иммунитет барлыкка килгәнче битлек режимын һәм Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) коронавируска каршы башка таләпләрен үтәү мөһим, дип искәртте Мурашко.
Министр вакцинацияне көзгә кадәр узарга киңәш итте. Аның сүзләренчә, хәзер коронавируска каршы прививка ясату өчен иң кулай вакыт.
«Хәзер чираттагы яллар вакыты, активлык югары. Кешеләр алдан ук вакцинация узарга тиеш, — диде ведомство башлыгы. — Әгәр чираттагы ялга җыенасыз, аны тыныч үткәрергә, ял иткәннән соң өегезгә исән-сау әйләнеп кайтырга телисез икән — прививка ясатыгыз».
РФ Президенты Владимир Путин Хөкүмәт әгъзалары катнашындагы киңәшмәдә россиялеләрне тагын бер тапкыр коронавирус инфекциясенә каршы прививка ясатырга чакырган иде.