(Казан, 10 июнь, «Татар-информ»). Йөзү буенча Татарстан җыелма командасы вәкиле Григорий Тарасевич Россиянең Токиодагы Олимпия уеннарында катнашу өчен илкүләм команда составына керде. Бүген Бөтенроссия йөзү федерациясе президиумы тарафыннан шундый карар кабул ителде.
Тарасевич Будапештта Су спорт төрләре буенча Европа чемпионатында олимпиада нормативын үтәде. Шул рәвешле, Токиода Татарстаннан барлыгы өч йөзүче чыгыш ясаячак. Бу турыда ТР Спорт министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Григорий Тарасевичтан тыш, Казанда узган ярышларда Россия чемпионы булган Вероника Андрусенко һәм Александр Красных ярышларга барачак.
Токиодагы Олимпия уеннарында йөзү буенча ярышлар 2021 елның 24 июленнән 1 августына кадәр узачак.