(Казан, 10 июнь, «Татар-информ»). Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин Росссия Рәссамнар берлеге әгъзасы Даши Намдаковка Габдулла Тукайның тууына 135 тулуга багышланган истәлекле билге тапшырды. Сынчы Татарстан белән актив хезмәттәшлек итә. Ул «Казан» гаилә үзәге янына куелган композиция авторы. Бу турыда Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә. «Татарстан символлары — канатлы ике барс һәм Казан символлары — ике зилант гаилә нигезләренең какшамас гаилә традицияләренең нык булуын күрсәтергә тиеш», диелә бу хәбәрдә.