(Казан, 8 июнь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Ямал-Ненец автономияле округы губернаторы Дмитрий Артюховны 21-24 сентябрьдә Казанда узачак Kazan Digital Week цифрлы форумында катнашырга чакырды.
Казан Кремлендә узган очрашуда яклар «төбәкара хезмәттәшлек, шулай ук Татарстан һәм Ямал-Ненец автономияле округы арасындагы мөнәсәбәтләрне ныгыту мәсьәләләре хакында фикер алышты». Автономияле округ башлыгы Казан Кремленең Мактаулы кунаклар китабында язма калдырды, дип хәбәр итә ТР Президентының матбугат хезмәте.
Рөстәм Миңнеханов Россиядә чыгарылган газ һәм нефтьнең 80 проценттан артыгы Ямал-Ненец автономияле округына туры килүенә игътибар юнәлтте. Татарстан газны күп кулланучы төбәкләр арасына керә, бу җәһәттән ул илдә икенче-өченче урынны били.
ТР Президенты сүзләренчә, республика Ямалга машина төзелеше продукциясе, суднолар, кораблар, вертолетлар һәм автобуслар, шулай ук азык-төлек продуктлары һәм медицина кораллары озата. Ул, Яшел Үзәннең Горький исемендәге заводында «Метеор» судноларын яңадан җитештерә башлау һәм Казан вертолет заводында Ми-8 вертолетын яңартуны искә алып, кайбер яңа проектларга аерым тукталды.
Дмитрий Артюхов, үз чиратында, Ямалга Казан вертолет заводында җитештерелгән вертолетлар һәм башка продукция китерелүен искәртте. «Ми-8 – ихтыяҗ зур булган һәм ышанычлы вертолет, без дүрт боралак алу турында килешү төзедек», - дип искәртте ул.
«Татар-информ» агентлыгы Ямал-Ненец автономияле округы, Ханты-Манси автономияле округы — Югра һәм Саха Республикасы (Якутия) министрлык һәм ведомстволары җитәкчеләренең 8-10 июнь көннәрендә Казан федераль университетының дәүләт һәм муниципаль идарә Югары мәктәбендә квалификациясен арттырачагы хакында хәбәр иткән иде.