(Казан, 4 июнь, «Татар-информ»). Татарстанда эпидемия вазгыяте соңгы 2 айда үзгәрми, бу борчымый кала алмый. Татарстан Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтнең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина шул хакта сөйләде. Барлык муниципаль берәмлекләр белән видеоконференцэлемтә режимындагы киңәшмәне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә. «Апрель–май айларында уртача 33-34 коронавирус йоктыру очрагы булган. Моны тотрыклану дип бәяләргә мөмкин булыр иде, әмма безнең арада прививка ясатмаган кешеләр күп. Бу авыручылар санын киметүгә ирешергә мөмкинлек бирми», — диде Марина Патяшина. Ул хәбәр иткәнчә, 16 муниципалитетта авыру күрсәткече республика дәрәҗәсеннән артып китә. Май аенда пенсионерлар һәм эшләмәүче халык арасында авыручылар саны арткан. «Прививка кампаниясе җиңел бармый, һәм тулаем алганда вакцинация темплары әлегә җитәрлек түгел. Бүгенгә 385 мең кеше прививка ясаткан — бу өлкәннәрнең 12,6 проценты дигән сүз. Әгәр дә без темпны арттырмасак, көзгә халыкның 60 процентын колачлауга ирешә алмаячакбыз, димәк, коронавирус белән авыручылар артачак», — диде Патяшина.