(Әлки, 4 июнь, «Татар-информ», « Әлки хәбәрләре », Азат Низамиев). 3 июньдә, Татарстан Премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Әлки районына эш сәфәренә килде. Аны район башлыгы Александр Никошин озатып йөрде. Министр «Хузангай» җәмгыятенең товарлыклы-сөтчелек комплексында булды. Биредә Марат Җәббаровны инвестор Иван Казанков сөтчелек тармагындагы соңгы яңалыклар белән таныштырды. Соңгы биш елда «Хузангай”да игенчелек белән беррәттән терлекчелек тармагы да җәелдерелә. Монда кыска вакыт эчендә зур сөт җитештерү комплексы төзелде, нәселле маллар сатып алына башлады. Дөрес, хуҗалыкта яңа тармак булдыру проблемалар да өстәде. Иң мөһиме, сөтчелек комплексы өчен нәтиҗәле эшләүче квалификацияле кадрлар җитми. «Без мондагы сөт җитештерү тармагына зур инвестицияләр юнәлтәбез. Ә менә алардан канәгатьләнерлек нәтиҗәләргә ирешә алганыбыз юк. Мине бигрәк тә малларның аз сөт бирүе борчый. Әйтик, Мари Эл республикасында без һәр сыердан көнгә уртача утызар литр сөт алсак, биредә аның яртысы да юк. Яшь үрчемнең шактые үле туды, сыерлар төрле чирләр аркасында иткә озатылды, байтак бозауны урлатуга юл куелды», — дип сөйләде Иван Казанков. Министр Марат Җәббаров селекция эше һәм малларны тукландыру юнәлешендә ярдәм күрсәтү йөзеннән хуҗалыкка тәҗрибәле белгечләр җибәрергә ышандырды. Ул шулай ук нәсел эшен яхшырту буенча өч елга исәпләнгән юл картасы төзеп, шуның нигезендә эшләү мөһимлеген әйтте. Аннан комплекстагы актлар залында биредә сөтчелек тармагын үстерү мәсьәләләре буенча «түгәрәк өстәл» артында сөйләшү булды. Анда Белоруссиядән «Хузангай”га килеп селекция эшен яхшырту буенча ярдәм күрсәтүче белгечләр чыгыш ясады. Фикер алышуларда Татарстанның баш дәүләт ветеринария инспекторы Алмаз Хисаметдинов та катнашты. Министр Марат Җәббаровның районга сәфәре барышында куелган бурычларның үтәлешен анализлау һәм контрольдә тоту максатында сентябрьгә кадәр янә бер эшлекле очрашу оештырырга килешенде. Т