Добавить новость
World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

«Болгар радиосы» «Безнең авыл көе» җиңүчеләрен тәбрикләде

(Казан, 18 май, «Татар-информ»). Радио көнендә «Болгар радиосы» «Безнең авыл көе» бәйгесен игълан иткән иде. Проект Татарстан белән генә чикләнмәде. Пермь, Самара өлкәсе, Башкортстан, Мари-Эл республикасы һ.б. төбәкләрдән 200ләп видеоязма килде. Алар арасында инстаграм язылучылары 3 җиңүчене билгеләде: 

1 урын - Арча районыннан Ильмира Заһидуллина ("Арча" җыры) - 1397 тавыш; 

2 урын - Кама тамагы районы, Балтач авылыннан Эльза һәм Хәниф Гарифуллиннар ("Балтачым" җыры) - 764 тавыш; 

3 урын - Самара өлкәсе, Камышлы районы, Балыклы авылыннан Линар Абсаттаров ("Камышлым" җыры) - 752 тавыш; 

Бәйге шартлары буенча җиңүчеләрне акчалата бүләк көтә: 

1 урын - 20 000 сум, 

2 урын - 15 000 сум, 

3 урын - 10 000 сум, 

Акчалата сертификатны тапшыру һәм җиңүчеләрне котлар өчен “Яңа гасыр” телерадиокомпаниясе җитәкчесе Аминов Илшат Юныс улы килде: “Җиңүчеләрне чын күңелдән котлыйм! Бу чыннан да зур проект булды. Моны киләчәктә дәвам итәргә кирәк. Мондый эчтәлекле көйләр барлыгына гаҗәпләндем һәм тыңлаган саен гәҗапләнеп тыңлыйм”, - диде ул. 

Җиңүчеләр белән туры эфирга чыгып рәхәтләнеп сөйләштек, җырлаштык. Үзләре белән күчтәнәчләр дә алып килгәннәр. Барлык өч җиңүче дә - үзешчән җырчы. Мәдәният өлкәсендә эшләүче – 3нче урын яулаган Самара егете - Ленар Абсаттаров булып чыкты. Ул да булса режиссерлыкка укыган. 

Кама тамагы, Балтач авылында яшәүче җиңүчеләребез “Балтачым” җырының сүзләрен дә, көен дә үзләре язган: “Әлеге бәйге турында интернет киңлекләрендә күрдек. Әтигә катнашырга үзем тәкъдим иттем. Җиңәрбез дип уйламаган идек”, - ди Эльза Гарифуллина. 

“Иң беренче үземнең җиңүне белгәч, шаккатып тордым. Ышана алмадым. Әлеге җиңү минем өчен олы стимул. Алга таба да бәйгеләрдә катнашырга телим”, - ди Эльмира Заһидуллина. Үзе пешекче булып эшли. “Болгар радиосы” язуы белән үз куллары белән торт пешереп алып килгән. 

“Әлеге бәйгене куркып кына башлап җибәргән идек. Катнашучылар булыр микән дигән икеләнү бар иде. Авыл көе дигәч тә күз алдына – "Наласа авылы көе", "Сарман", "Арча көе" җырлары килә. Бәйгедә авылларга багышланган җырлар шактый күп булып чыкты. Шунысы куандыра – әлеге бәйгедә Татарстанлылар гына түгел, чит төбәктә яшәүче тыңлаучыларыбыз һәм безне күзәтеп баручыларыбыз катнашты. Катнашучыларны чын күңелдән тәбриклибез! Соңгы җиңү булмасын” , - диде "Болгар радиосы"ның баш мөхәррире-продюсеры Илфар Кәримов.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus