Добавить новость


World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Татарстанда меңнән артык кешегә талпан кадалган

(Казан, 18 май, «Татар-информ»). Татарстанда бер ел эчендә талпан кадалуның 1,1 мең очрагы ачыкланган. Бу хакта «Татар-информ»га Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) ТР буенча идарәсенең территорияне санитар саклау бүлеге башлыгы Луиза Борисова сөйләде. «Мониторинг нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасында 19 апрельдән талпаннарның активлык сезоны башланды, 2021 елда барлыгы 1167 талпан тешләгән очрак билгеле, шул исәптән 523 очрак 14 яшькә кадәрге балаларда теркәлгән», - дип сөйләде ул. Нигездә кеше тәнендә талпаннарның 40 проценттан артык очрагы дачага барганнан соң, 27 проценты урманнарда, 17 проценты болыннарда йөргәннән соң, очракларның 10 проценты диярлек шәхси ярдәмче хуҗалыкларда булганда табылган.  Аеруча Казан, Чаллы, Әлмәт, Түбән Кама һәм Бөгелмә районнарында яшәүчеләр талпан тешләүдән зыян күргән. «Бүгенге көндә кешеләрдән алынган тикшерелгән талпаннар арасында талпан энцефалиты вирусы ачыкланмаган. Нигездә талпан боррелиозы китереп чыгаручы, тикшерелгән талпаннарның 40 процентында талпан боррелиозы вирусы ачыкланган», – диде Луиза Борисова. Талпаннардан саклану өчен тәнгә сыланып торган кием кияргә һәм биек үскән чирәмдә утырмаска кирәк. Талпаннардан ничек котылырга һәм паразит тешләгән очракта нәрсә эшләргә кирәклеге турында тулырак «Татар-информ» материалында укырга була.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus