Добавить новость


World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

«Гаилә» мәчетендә иң яхшы Коръән укучы һәм ислам нигезләрен белүче билгеләнәчәк

(Казан, 18 май, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). 22 майда Казанның «Гаилә» мәчетендә «Сөембикә энеләре һәм сеңелләре» бәйгесе узачак. Конкурста Коръәнне һәм ислам, үз милләте тарихын иң яхшы белүче яшьләр ачыкланачак. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә мәчетнең имам-хатыйбы ярдәмчесе Илмир Хәбибуллин сөйләде. «Конкурс ике өлештән тора: Коръән уку һәм ислам дине нигезләре, мәшһүр шәхесләр турында сорауларга җавап бирү. Коръән-хафизлар әзерләү үзәге шәкертләре, мөгаллимнәре бәйгедә катнашучыларның Коръәнне дөрес укуларын, яттан белү дәрәҗәләрен тикшереп, бәя бирә», — диде ул. Аның әйтүенчә, журналист, дин эшлеклесе Әлмира Әдиятуллина башлаган традицияләрне дәвам иттереп, балалар үз милләте тарихын, диннәре нигезләрен белергә тиеш була. Шул ук вакытта катнашучы Коръәнне дә яхшы укырга, сорауларга да тулы җавап бирә белергә, мәгълүматлы булырга тиеш. «Җиңүчеләргә акчалата премия һәм китаплар бүләк ителәчәк. Бәйгедә бер тапкыр катнашып караган кеше яңадан килә ала. Бу очракта баланың белем өлкәсендә үсеше күздә тотыла», — диде Илмир Хәбибуллин. Бәйгедә кече, урта һәм өлкән сыйныф укучылары аерылып каралачак (4 — 18 яшь). Егетләр һәм кызлар аерым катнаша. Конкурсның махсус номинацияләре дә булачак. Һәр яшь төркемендә егетләр һәм кызлар арасында өч җиңүче билгеләнеләчәк . «Пандемия булу сәбәпле, бәйге узган ел үткәрелмәде. Быел ул санитар-эпидемиологик таләпләрне исәпкә алып үтәчәк. Барысы бергә меңгә якын кеше җыелганын хәтерлим. Конкурсны үткәргән вакытта балалар әти-әниләре, укытучылары белән килә иде», — диде имам-хатыйп ярдәмчесе.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus