Добавить новость


World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Минтимер Шәймиев «Яңарыш» фонды эшчәнлеге турында: Без әхлакый миссия үтибез

(Казан, 16 апрель, «Татар-информ», Егор Никитин). Республикада тарихи-мәдәни мирасны яңадан торгызу һәм саклау - аерым бер, югары әхлакый миссия. Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе, ТР Тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне торгызу фондының попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев «Мәдәни мирас: Борынгы Болгар шәһәре һәм Зөя утрау-шәһәрлеге» комплекслы проекты һәм «Адымнар» күп телле белем бирү комплекслары челтәрен оештыруның беренче этабын гамәлгә ашыруга багышланган бүләкләү тантанасында шулай дип белдерде. Ул билгеләп үткәнчә, «Яңарыш» фондының эше – икътисади вазгыять даими рәвештә алышынып торуга да карамастан башкарылган зур хезмәт һәм чын мәгънәсендә рухи батырлык. «Соңгы унъеллыкны без ЮНЕСКО уставы нигезендә әлеге югары әхлакый эшкә багышладык. Һәм бу безнең кулдан килә», - дип мөрәҗәгать итте Шәймиев тантанада катнашучыларга. Аның сүзләренчә, башкарылган эшнең уңышына еш кына ышануы да кыен. Әмма нәтиҗә күз алдында: республикада берничә тарихи-мәдәни объект (Борынгы Болгар мәйданчыгы, Зөя утрау-шәһәрлеге һ.б. истәлекле урыннар) яңадан торгызылды. «Боларның барысы да халыкара дәрәҗәдә хуплау тапты. Бу – республикабызның гаять зур байлыгы, югары рухи-әхлакый кыйммәт. Без аерым бер миссия башкарабыз», - дип искәртте Минтимер Шәймиев. Ул тантанада катнашучыларга Татарстанның мәдәни мирасын саклауда актив өлеш керткәннәре өчен рәхмәт белдерде, бу якшәмбедә, 18 апрельдә Халыкара һәйкәлләр һәм тарихи урыннар көне билгеләп үтелүен искәртте. «Әлеге даталар безнең җаннарыбыз һәм карашларыбызны шушы мәңгелек кыйммәтләр ягына юнәлтә, без аларны балаларыбыз һәм оныкларыбызга тапшырачакбыз», - дип сүзен йомгаклады ТР Дәүләт Киңәшчесе. Аны чараның тагын бер зур кунагы – Россиянең ЮНЕСКО эшләре комиссиясе җаваплы секретаре, РФ Тышкы эшләр министрлыгының махсус йөкләмәләр буенча илчесе Григорий Орджоникидзе тулыландырды. Ул мәдәни мирас һәйкәлләрен саклауга зур игътибар биргәне өчен Минтимер Шәймиевкә рәхмәт белдерде. Орджоникидзе шулай ук Татарстанның ЮНЕСКО Бөтендөнья мирас комитетының 45нче сессиясен үткәрү өчен мәйданчык буларак сайлануын искәртте. Ул 2022 елда офлайн-режимында узачак. «Күп илләр бу вакыйганы үзләрендә үткәрергә теләгән иде, әмма бәхет безгә елмайды. Шунлыктан аңа әзерләнү буенча алда зур эшләр тора һәм безнең экспертлар ярдәменә ихтыяҗ зур булачак», - диде Григорий Орджоникидзе. Шуннан соң бүләкләү тантанасы башланды. Минтимер Шәймиев «ТАССР оешуга 100 ел» медален, «Татарстан Республикасының атказанган төзүчесе» дигән мактаулы исем, ТР Президенты рәхмәтен, шулай ук «Яңарыш» фонды попечительләр советы рәисенең Рәхмәт хатларын тапшырды. Бүләкләнүчеләр арасында Татарстанның Мәдәни мирас объектларын саклау комитеты рәисе Иван Гущин, алтынчы чакырылыш Дәүләт Советы депутаты һәм «Бала Сити» коммерцияле булмаган оешмасы җитәкчесе Альбина Насыйрова, «Созвездие — Йолдызлык» сәләтле балалар республика үзәге коллективы (директоры — Дмитрий Туманов) һ.б. бар.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus