Добавить новость
World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Чүпрәледә «Һәр җәүһәрдә​ –​ халкым тарихы» чарасында Ульяновск хатын-кызлары катнашты

(Казан, 16 апрель, «Татар-информ»). Шушы көннәрдә ​Ульяновск өлкәсе «Ак калфак» оешмасы әгъзалары чираттагы күчмә​ утырышта булып кайтты.​ Бу юлы Чүпрәле районы «Ак калфак»​ оешмасы әгъзалары «Һәр җәүһәрдә​ –​ халкым тарихы»​ дигән бик тә​ эчтәлекле, ​ күңелле очрашу оештырган иделәр.​

Чарада Татарстан районнарыннан, ​ Чувашия республикасыннан һәм​ ​ Ульяновск өлкәсеннән гүзәл затларыбыз катнашты.​ Чүпрәле районы «Ак калфак”оешмасы җитәкчесе Гөлфия Яфизова килгән кунакларны җылы каршы алып, төрле чараларда озатып йөрде. Бәйрәм чаралары һәркемнең күңеленә хуш килерлек итеп оештырылган иде. Бу турыда «Өмет» газетасның инстаграмдагы сәхифәсе ндә хәбәр итә.

Чүпрәледә халкыбызның​ энҗе-мәрҗәннәрен бөртекләп җыеп, киләчәк буынга тапшырып калдыру​ өстендә​ зур эшләр башкаралар икән.​ Гореф-гадәтләрне саклап калу​ юнәлешендә​ ​ күргәзмәләр оештырылган иде: чиккән намазлык, ​ сөлгеләрнең​ ниндие генә​ юк​ анда! ​ Биредә ​ халкыбызның борынгы ядкаре​ булган дисбе тезү серләрен дә өйрәттеләр.​

Районның​ «Туган як» музее​ байлыгы да һәркемне сокландырды.​ ​ Музейда Тәтеш районы хатын-кызларын әйдәп баручы​ Римма Гомәр кызының әнисе Сара апа истәлегенә багышланган экспозицияләр белән танышу да нур өстенә нур булды. Ишледә ул үз акчасына төзеткән күпер буыннар бәйләнешен, рух бердәмлеген күрсәтүче билге булып санала.

«Һәр җәүһәрдә​ — халкым тарихы» дип исемләнгән концерт программасы дәртле биюләр, моңлы​ җырлар белән үрелеп барды. Бөтендөнья татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Кадрия Рәис кызы үзенең йомгаклау сүзендә әлеге чарага югары бәя бирде һәм халкыбызның традицияләрен, телен саклап калу өстендә эшләгән җитәкчеләргә рәхмәт сүзләрен җиткерде.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus