(Казан, 7 апрель, «Татар-информ», Адилә Зиатдинова). Медицина хезмәткәрләренең эшчәнлеге Татарстанның лидерлыгына, оешканлыгына һәм иминлегенә ярдәм итә. Бу хакта Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин әйтте һәм республика табибларын Кариев исемендәге театрда «Ак чәчәкләр» спектакле премьерасы алдыннан Бөтендөнья сәламәтлек көне белән котлады. «Сез теләсә кайсы минутта югары профессионализм, сизгерлек һәм мәрхәмәтлелек күрсәтеп, ярдәмгә килергә әзер. Нәкъ менә сез, медицина хезмәткәрләре, безнең белән туганнан алып, картлыкка кадәр янәшә буласыз. Без сезнең алда бурычлы», — дип мөрәҗәгать итте парламентарий чакырылган табибларга. Аның сүзләренчә, ил, республика хакимияте, «Бердәм Россия» партиясе медицина, гомумән сәламәтлек саклау үсешенә зур игътибар бирә. Бу күп очракта җәмгыятьнең һәм республиканың тотрыклылыгын һәм иминлеген билгели. Бүген коронавирус белән көрәшкә зур өлеш керткән 150 табиб һәм 16 волонтер-медик Кариев исемендәге театрга «Ак чәчәкләр» спектакле премьерасына чакырылды. Спектакль «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан бүлеге инициативасы буенча куелды.