(Актаныш, 7 апрель, «Татар-информ», «Актаныш-информ» ). Бүген Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин эшлекле сәфәр белән Актаныш районына килде. Бүгенге эшлекле сәфәр дә районда мәгариф системасының торышы белән танышу, алга билгеләнгән максат-бурычларны өйрәнү белән бәйле иде.
Билгеле булганча, 2021 елда мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең республика август киңәшмәсен Актаныш районы үзендә кабул итәчәк.
Республиканың баш педагогы Илсур Һадиуллин, Актаныш районы башлыгы Энгель Фәттахов белән берлектә, Актаныш гимназиясендә, «Тылсым» бакча-мәктәптә, «Каенкай» балалар бакчасында, Актаныш кадет мәктәбендә, технологик техникумда, Актанышның 1нче һәм 2нче мәктәпләрендә булып, аларның эшчәнлеге белән якыннан танышты.