(Казан, 15 март, «Татар-информ»). Узган атнада Казан транспортында ревизорлар 1685 пассажирның битлексез булуын ачыклаган. Кисәтү ясаганнан соң, кагыйдә бозучылар битлекләрен киеп куйган.
Ревизорлар 65 контроль урынында 1877 берәмлек җәмәгать транспортын тикшергән. Бу турыда Казанның транспорт сайтында хәбәр ителә.
Ревизорлар автобус, трамвай, троллейбус һәм метрода тикшерү үткәргән.
1 марттан 8 мартка кадәр Казан җәмәгать транспортында 2063 пассажирның битлек кимәгәне ачыкланган. Шулай итеп, ковидка каршы кагыйдәләрне бозучылар 15 процентка кимегән.