(Чирмешән, 12 март, «Татар-информ», «Безнең Чирмешән» , Кадрия Гамирова). Чирмешән районында хатын-кызлар арасында волейбол буенча чемпионат җиңүчесенә 25 мең сум акча биргәннәр. Төп бүләккә Твашкино авыл җирлеге командасы ия булган. Район чемпионатында катнашкан 14 команда арасында барган уеннардан соң иң оста волейболчылар ачыкланды. Финалга узган командалардан Ивашкино спортчыларына тиңнәр булмады, алар — беренче. Чирмешән авыл җирлегенең «Кызлар» командасы, алардан беразга гына калышып, икенче булды, аларга 20 мең сум күләмендә акчалата премия тапшырылды. Өченче урынга чыккан «Элмәле» командасына 15 мең, дүртенче урын ияләре — шешминкалыларга 10 мең сумлык акчалата бүләк бирелде.