Добавить новость
World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

“Яшьлек”тә спорт бәйрәме

Шушы көннәрдә “Яшьлек” стадионында Физкультурачы көненә багышланган спорт бәйрәме булып узды.

Бу кояшлы, аяз көнне стадионга җитәкчеләр, балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе, балаларны сәламәтләндерү, белем бирү үзәге тренер-укытучылары, “Дельфин” спорт комплексы хезмәткәрләре, физкультура укытучылары, спортчылар һәм гомумән спорт сөючеләр җыелган иде. Аларның күбесе өчен спорт тормышларының аерылгысыз өлеше. Араларында спортта зур уңышларга ирешкәннәре, җиңүләре алда булганнары да бар.  Район данын яклап республика, Россия, дөнья күләмендәге ярышларда уңышлы чыгыш ясаучылар тәрбияләгән тренер-укытучылар белән дә горурлана алабыз.

Аларны һөнәри бәйрәмнәре белән район башлыгы Илһам Валеев котлады. Ул халыкны физкультура, спорт белән шөгыльләнүгә активрак тартырга, яңа спорт җиңүләренә өндәде. Районда моның өчен барлык шартлар тудырылуы, яңада-яңа спорт корылмалары төзелеүен билгеләп үтте.

Бүләкләүләр һәр тантананың иң күңелле өлеше. Бу көнне балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе директоры урынбасары Гөлнара Вәлиәхмәтова Татарстан Республикасы Яшьләр эше, спорт һәм туризм министрлыгының Почет Грамотасы, дистәдән артык тренер,укытучылар район башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр.

Котлау сүзе белән район яшьләр сәясәте, спорт һәм туризм бүлеге начальнигы Мансур Мәннанов та чыгыш ясады.

 “Яшьлек” стадионы республикабыздагы иң яхшы спорт корылмаларыннан санала. Биредә футбол, җиңел атлетика буенча республика ярышлары да еш үткәрелә. Күптән түгел икенче лига футбол командалары арасында Татарстан Республикасы беренчелеге узды. Анда безнең команда икенче урынны алды. Ә бу көнне Анатыш һәм Котлы Бөкәш авыл җирлекләре командалары көч сынашты. Тренерлар, физкультура укытучылары исә бәйрәмне “Спортлы Татарстан”, “Президент белән бергә” акцияләре кысаларында “Хезмәткә һәм оборонага әзер бул!” нормаларын үтәү белән билгеләп үттеләр.

Наталья Хәмидуллина.

Район яшьләр сәясәте, спорт һәм туризм бүлеге начальнигы урынбасары.

Автор фотосы.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus