Добавить новость
World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Татарстан казанышлары – хикәя һәм фотографияләрдә

Агымдагы елның 10 августыннан республикада “Минем уңышларым – Татарстаным казанышлары” дип исемләнгән бәйге башланып китте. Бәйгедә катнашырга теләүчеләр үзләренең шәхси уңышларын, республика казанышларын кыска күләмле хикәя – эссе рәвешендә, яисә кызыклы фотосурәт аша күрсәтә ала.
 

Республикабызының үткәне, бүгенгесе һәм киләчәге – ул безнең уртак тарихи мирасыбыз. Аның бай һәм күпкырлы булуы шәхесләр тормышы, фикер төрлелеге белән билгеләнә. Бүген Татарстанның Россиядә генә түгел, бөтен дөнья күләмендә югары дәрәҗәләргә ирешүендә республикада яшәүче һәр кешенең өлеше бар.
 

Бәйгегә килгән эшләргә һәм фотосурәтләргә төрле номинациядә бәя биреләчәк. “Лидерлык һәм үсеш”, “Инновацион Татарстан”, “Кунакчыл Татарстан”, “Интеллектуаль Татарстан” кебек номинацияләрдә катнашучылар үзләрен һәм республика казанышларын төрле яклап ача ала.
Конкурска материаллар 2015 елның 4 сентябренә кадәр mail@leader.tatar адресы буенча кабул ителә. Нәтиҗәләр 30 сентябрьдән дә соңга калмыйча игълан ителәчәк. Бәйге турындагы тулырак мәгълүматны  http://leader.tatar/ сайтында алырга мөмкин.

Конкурс “Президент белән бергә” республика иҗтимагый оешмасы тарафыннан ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министлыгы, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, ТР Туризм буенча дәүләт комитеты ярдәме белән үткәрелә.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus