Добавить новость
World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Иртәгә Лениногорскида Республика Лидеры Рөстәм Миңнеханов социаль объектлар ача

Шимбә көнне Республика Лидеры Рөстәм Миңнеханов шәһәребездә узачак юбилей тантаналарында катнашачак. Ул көнне бик күп социаль объектлар, шул исәптән өр-яңа парк та ачыла.
14 августта Республика Лидеры Рөстәм Миңнеханов Түбән Камада яңартылган парк һәм Г.Тукай исемендәге китапханә ачты. Габдулла Тукай исемендәге уку һәм ял итү паркын, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән игълан ителгән, Парклар һәм скверлар елы кысаларында төзекләндергәннәр.
 
Шәһәр башкарма комитеты җитәк­чесе Нәфис Ибраев күптән түгел:
– Шәһәребез һәм “Лениногорск­нефть» идарәсе юбилейларының Республика Лидеры тарафыннан игълан ителгән Парклар һәм скверлар елына туры килүе бездәге яшел зонаны тагын да баетты, – дип билгеләп үткән иде. Югыйсә, безнең шәһәр паркларга электән үк бай иде инде, яңалары барлыкка килүгә бары тик куана гына шәһәрлеләр. Шунысы аеруча күңелле: парклар элек җимерек булган урыннарда барлыкка килә. Җиңү паркы, Бораулаучыларныкы, Халыклар дуслыгы паркы – нәкъ менә элек кул тиеп бетмәгән җирләрдә урнашкан.
 
Юбилей уңаеннан ачылачак “Яшьлек” стадионы каршындагы әлеге парк та уйламаганда-көтмәгәндә барлыкка кил­де. Әле ул парк кына түгел, ә велосипедчылар өчен йөрү, төрле ярышлар үткәрү урыны булачак. Исемен дә бит Лениногорскиның 60 еллыгы исемендәге парк, дип куйганнар. Ачылган көнне үк, велосипедчылар төрле трюклар ясап ярыш оештырып алачак. Алар өчен махсус юллар ясалган инде, катнашырга шәһәребездән генә түгел, ә тирә-як районнардан да киләчәкләр.
 
Кызык булырга охшаган, ярышлар 22 августта сәгать 11 дә башлана.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus