Әлмәтлеләр аварга торган баганалардан зарлана
Иске Әлмәтнең Калинин урамында яшәүчеләр юл буенда авария хәлендәге электр тапшыру баганалары торуыннан зарлана.
Бу хакта шикаять «Халык контроле»нә барып җиткән.
Баганаларның балалар мәйданчыгына, я булмаса машиналар йөри торган юлларга авуы бик мөмкин, диләр искеәлмәтлеләр.