Зәй шикәр заводы яңа эш сезонын башлаячак
Зәй районында шикәр чөгендере алу темплары арта бара. Татлы тамыр барлыгы 184 гектарда алынды, 5888 тонна уңыш җыелды. Бу – гектарыннан уртача 320 центнер дигән сүз. “Зәй шикәре” агрофирмасында бу эшне – 80, “Восток”та – 59, “Зәй”дә 45 гектардан башкардылар.
Шикәр заводы 7819 тонна чимал кабул итте. Шуның 4085 тоннасы – соңгы тәүлектә. Кагат кырындагы чөгендернең 4050 тоннасы – Зәй районы басуларында үскән уңыш. Завод бүген-иртәгә эшли башлап, яңа уңыштан беренче шикәр комы алыначак.