(Казан, 11 февраль, «Татар-информ», Гөлназ Хәбибуллина). Драматург, «Әкият» татар дәүләт курчак театрының сәнгать җитәкчесе Илгиз Зәйниев, онлайн рәвештә, Яр Чаллыдагы һәм күрше шәһәр-районнардагы каләм чарлаучылар һәм язучылар өчен семинар үткәрә. Ул 15 февральдән 28 февральгә кадәр дәвам итәчәк. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә театрның әдәби бүлеге хәбәр итте. Чаллы театры әлеге чараны Кама артында әдәби мохитне җанландыру, Чаллы язучылары белән элемтәне ныгыту максатыннан оештыра. Аның кысаларында Илгиз Зәйниевнең 6 дәрес-практикум уздыруы көтелә. Режиссер драма әсәрен язу нечкәлекләре, язучы психологиясе, бүгенге көн пьесасы турында сөйләп, төрле күнегүләр үткәрәчәк. Чарада онлайн өйдән торып яисә театрда җыелышып катнашу мөмкин. Бүгенге көндә семинарда катнашырга 30 кеше теләк белдергән. Катнашу өчен, 12 февральгә кадәр түбәндәге сылтама буенча кереп, теркәлергә кирәк. Семинарны уңышлы узган катнашучыларга сертификат тапшырыла.