(Казан, 8 февраль, «Татар-информ»). Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин республиканың фәнни җәмәгатьчелеген һөнәри бәйрәмнәре — Россия фәне көне белән котлады. Сәясәтче Татарстан Президенты каршындагы Мәгариф һәм фән буенча совет белән төбәктә Фән һәм технологияләр елына әзерлек һәм үткәрү буенча Республика оештыру комитетының киңәйтелгән утырышында катнашты.
Фәрит Мөхәммәтшин үз чыгышында Россиянең фән-техника өлкәсендә лидер илләр рәтендә булуын билгеләп үтте. Шулай ук фәнни-тикшеренү һәм тәҗрибә-конструктор эшләрен финанслап бетермәү турында искәртте. Бу турыда Татарстан парламенты матбугат хезмәте хәбәр итә.
Моннан тыш, Дәүләт Советы Рәисе Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге көнендә республиканың күп милләтле халкының тарихын һәм мәдәниятен өйрәнә торган институтларның һәм үзәкләрнең аеруча активлык күрсәтәчәгенә өметләнүен әйтте.