(Казан, 22 гыйнвар, «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова). «Мәгариф» журналының яңа «Милли көй» проекты композитор Эльмир Низамов иҗат иткән әсәрдән башланып китә.
«Петр Чайковский „Ел фасыллары“ циклын „Нувеллист“ журналы өчен махсус язган булган. Ул музыка тарихында бик матур әсәр булып калды. Мин дә, аның идеясе белән илһамланып, балалар өчен әсәр яздым», — дип сөйләде ул Г. Тукай әдәби музеенда узган журналларны тәкъдим итү кичәсендә.