(Чаллы, 19 гыйнвар, «Татар-информ», Эльвира Мөхәммәтдинова). Быел Чаллыда төзелә торган «Җәмигъ» мәчетендә гөмбәз, айлар куелачак һәм витражлар монтажланачак.
«Җәмигъ» мәчете төзелешенә узган ел 38,3 млн сум акча җыеп алынган, аннан бер ел элек хәйрия кертемнәре күләме 14 млн сум тәшкил иткән булган, диделәр дини объект төзелешенә ярдәм итү фондында.
Объектта төзүче «АНГ» компанияләр төркеме дә уңышлы эшләде. 2020 елда төзүчеләр 2 мең 723,6 кубометр монолит тимер-бетон салган. Эшләр алты блокның дүртесендә алып барылды.
Моннан тыш, мөһим мәсьәлә хәл ителде: «Чаллы электр челтәрләре» компаниясе филиалы җәмигъ мәчетен электр белән тәэмин итүнең даими схемасын монтажлау буенча эшләр башкарды.
2021 елда төзүчеләр монолит каркасны, шул исәптән ике зур манараны да кертеп төгәлләргә, биш гөмбәз һәм манараларда дүрт ай урнаштырырга, түбәләрне ябарга, витражларны, тәрәзәләрне, тышкы ишекләрне монтажларга ниятли. Шулай ук быел мәчетнең фасады нинди материал һәм төс белән бизәләчәге дә билгеле булачак.
Элегрәк «Татар-информ» Чаллыда «Җәмигъ» мәчете төзелеше 28 елдан артык алып барылуын хәбәр иткән иде.