«Солтан» җәмгыяте игенчеләре бөртеклеләрне урып-җыюны районда беренчеләрдән булып башкарып чыктылар.
Әлеге хуҗалык бөртеклеләрне 705 гектарда үстергән иде.
Иген уңышы гектардан 20,8 центнер тәшкил итте. Хуҗалык моннан тыш 2000 гектардан артык мәйданда рапс, көнбагыш, бәрәңге, чөгендер, кәбестә дә игә бит әле.
Бөртеклеләрне урып-җыю эшләре «Масловский», «Зюзино» җәмгыятьләрендә, «Маннанов», «Галәветдинов» крестьян -фермерлык хуҗалыкларында да югары оешканлык шартларында дәвам итә.
Ә район буенча бөртеклеләрнең гектар уңышына килгәндә, ул 19,1 центнер чыга. Көзге арыш Гөбәйдуллин хуҗалыгында–29, «Кулон-Агро» җәмгыятендә–26,4, «Зюзино» ярдәмче хуҗалыгында 25 әр центнер уңыш бирде. «Солтан» җәмгыяте көзге бодайдан уртача 25 әр центнер булды. «Шәмсетдинов» крестьян-фермер хуҗалыгы һәм «Масловский» җәмгыятендә арпа гектарыннан 25 әр центнер уңыш биреп сөендерде. Әйтергә кирәк югарыда телгә алынган саннар быелгы корылыклы ел өчен матур күрсәткечләр.
Фотосы: photoclub.by