Җилкәннәр җилләрдә сынала
Эшче профессиясенең дәрәҗәсен күтәрү турыдан-туры икътисадый үсешкә бәйле.
Ә бу уңайдан, республикабызның Лидеры Рөстәм Миңнеханов әлеге мәсьәләне приоритетлы бурычларның берсе итеп саный һәм аны республикакүләм игътибар үзәгенә күтәрде. Шул нигездә, республика җитәкчелеге предприятиеләр һәм уку йортлары белән берлектә эшче профессиясен популярлаштыру юнәлешендә шактый кызыклы проектларны гамәлгә керттеләр. Узган ел Татарстанда 5 ресурс үзәк ачылган булса, быел исә тагын бишне ачу планлаштырыла. Республикабызда аларның гомуми саны 25 кә җитәчәк. Колледжлар һәм югары уку йортлары бүгенге көндә товар җитештерүчеләр белән ныклы элемтәләрдә торалар. Әлеге игьтибар районыбыз җирлелегендә дә үзен нык сиздерә.
–Республикабыз һәм район җитәкчелегенең эшче кадрлар әзерләүгә олы игътибарын тоеп яшәү эшчәнлегебезнең нәтиҗәлелегенә ирешүдә безнең өчен ныклы җилкән булып тора. Соңгы елларда безнең уку йортында 300 гә якын студент белем ала. Алар бүгенге көндә авыл хуҗалыгына кирәк булган тракторчы-машинист, пешекче кондитер, экономика һәм бухгалтер кебек профессияләр үзләштерәләр. Шунысын да билгеләп үтү урынлы булыр, укучыларыбыз бюджет хисабына укыйлар.
Вазыйх Фатыйхов.
Тулырак язманы гәҗитебездә укыгыз.
Автор фотосы.