Добавить новость
World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Абау! Үз йортын ут төртеп яндырган

Әлеге хәл 5 август көнне булган. Төштән соң  Теләче район янгын күзәтү бүлегенә Орымширмә авылында йорт яну турында хәбәр керә. Янгын сүндерүчеләр агач йортның тулаем янып бетүенә юл куймый, өйнең төп өлеше сакланып кала.
Шунысы гаҗәп: янган йортта яшәүче ханым үз йортына үзе ут төрткән булуы ачыклана. Әлеге мәсьәләгә ачыклык кертү буенча хәзер район полиция хезмәткәрләре шөгыльләнә.
 
– Янгынның сәбәпчесе – тәртипсез тормыш рәвеше алып баручы 1981 елгы хатын-кыз. Ул йортын яндыруга алдан әзерләнгән дип фаразлана, чөнки киемнәрен җыйнап күршесенә кертә, документларын авыл кибетендә калдырып китә. Көпә-көндез йортын йозакка бикли һәм тәрәзәне ачып кереп йорт эчендәге чаршауга ут төртеп кире тәрәзәдән чыгып кача. Йортның түбәсе яртылаш янды, агач веранда тулаем янып бете, өйнең эчендә ут төрткән урынына зур зыян килә, шул урында түшәм һәм йорт эчендәге җиһазлар янды, - дип аңлата Теләче һәм Саба районнары буенча янгын күзәтчелеге бүлеге җитәкчесе урынбасары Ленар Хәкимуллин.
Әлеге йортта тәртипсез тормыш рәвеше алып барылганлыгы турында күршеләре дә ассызыклый, төнлә дә кеше өзелми икән биредә. Янгын булган көнне әлеге хатын-кызны эзләп тә таба алмыйлар. Икенче көнне бер авылдашының карават астында качып яткан хәлдә табалар үзен…
 
Аның ике баласы бар, ди. Сабыйларын тәрбияләмәгән, алар әбиләре янында икән. Йортына ут төртергә нәрсә мәҗбүр иткән. Сорау әлегә җавапсыз кала.
 
http://intertat.ru/

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus