Добавить новость


World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Халыкның банкларга ышанычы кимегән

Бүген ил халкының өчтән бере банкларга ышанмый. 

Рос­сиялеләрнең 30 проценты исә банклардан бөтен­ләй дә ваз кичкән. Күптән түгел W-City.net порталы тарафыннан уздырылган тикшеренү нәтиҗәләре шул хакта сөйли. Бүген Россия халкының якынча 40 миллионы банк клиентлары булып санала. Аларның һәр дүртенчесе банкка бурычларын вакытында түләп бара алмый.

Кредит тарихлары милли бюросы мәгълүматларына караганда, агымдагы елның июнь аенда Россиядә 300 мең кеше бурыч кайтаруны өч ай яки аннан да күбрәк вакытка тоткарлаган. Нә­тиҗә­дә, аларның банкларга кайтарасы акчалары 2 триллион сумнан артып китә.

Шулай да банклар алга таба кредит бирүен дәвам итә, ди белгечләр. Дөрес, бурычлыларны да онытып бе­термиләр. Әҗәтен кайтарганчы бер артына, бер алдына төшәләр. Сораштыру барышында респондентлар ара­­­сында да банк хезмәткәр­ләренең үз-үзен дорфа тотуыннан зарланучылар булган. Бурыч кайтаруны бер көнгә генә тот­карласаң да, иртә-кич шалтыратып, дусларны, туганнарны сораштырып аптыраталар, дип белдергән алар.

Сораштыруда катнашкан ун респондентның җидесе ел ахырына кадәр бернинди шәхси кредит оешмаларына да мөрәҗә­гать итмәячәкмен, дип бел­дергән. Һәр өченчесе исә нинди генә мөшкел хәлдә калсам да, банк бусагасын атлап кермим, башка чарасын табам дигән. “Шулай да илдәге икътисадый вәз­гыять тотрыклана калса, нинди банкларга мөрәҗә­гать итәр идегез?“ дигән сорауга ун респондентның алтысы дәүләт оешмаларын атаган.

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 117, 12.08.2015/)

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus