(Казан, 27 ноябрь, «Татар-информ»). Уфа шәһәрендә Татарстан Республикасы мөселманнарының Диния нәзарәте әзерләп бастырган «Кәлам Шәриф. Мәгънәви тәрҗемә» хезмәтен тәкъдим иттеләр. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә. Тәкъдим итү чарасы Уфа шәһәренең «Ихлас» мәчетендә узды. Уфаның «Ихлас» мәчетенең мәхәллә җыены рәисе Мөхәммәт хәзрәт Галләмов һәм Бөтендөнья татар конгрессының Башкортостан Республикасындагы вәкиле, «Ихлас» мәчете имам-хатыйбы Альфред хәзрәт Дәүләтшин чакыруы буенча Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Башкортстанга рәсми эш сәфәре белән килде. Камил хәзрәт Самигуллин бу хезмәтнең мөселманнар өчен мөһимлеген искәртте. Ул татар телендәге «Кәлам Шәриф. Мәгънәви тәрҗемә» басмасының бүгенге көндәге актуальлегенә аерым игътибар бирде. Мөфти билгеләп үткәнчә, татар телендәге күпчелек тәфсирләр инкыйлабка кадәр бастырылган, аларда мәгънәви хаталар юк, әмма иске татар телендә хәзерге татарларга таныш булмаган гарәп сүзләре бик күп. Шуңа күрә хәзерге татар әдәби телендә киң катлам укучыларга аңлашыла торган тәрҗемәләрне бастырып чыгару ихтыяҗы туды, — ди мөфти.