(Казан, 22 ноябрь, «Татар-информ», Павел Климчак). Прокуратура Казан колониясендә янгын чыкканнан соң тикшерү башлаган. Бу хакта ТР прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итте. Бүген көндез 19нчы төзәтү колониясенең сәнәгать зонасында хөкем ителүчеләр ашханәсе түбәсе янды . Янгын урынына төзәтү учреждениеләрендә законнарның үтәлешен күзәтү буенча Казан прокуроры вазифаларын башкаручы Илдар Нәбиуллин килде. Прокуратура янгын куркынычсызлыгы таләпләренең үтәлү-үтәлмәвен тикшерә башлады. Моннан тыш, гадәттән тыш хәлләр шартларында колония хезмәткәрләренең гамәлләренә бәя бирәчәкләр. Нинди дә булса төгәлсезлек очраклары ачыкланса, прокурор тарафыннан чаралар күреләчәк.