Добавить новость


World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Аксубай балалар китапханәсенә 70 ел тулды

(Казан, 22 ноябрь, "Татар-информ", "Аксубай" ). Аксубайның балалар китапханәсенә 70 ел тулды. Ул 1950 елның 17 ноябрендә ачылган. Бу хакта район газетасы яза.

Балалар китапханәсенең китап фондында башта 2700 китап була. Бүген аның фондында 18393 басма бар.

Балалар китапханәсе 70 еллык уңышлы, данлы юл үткән. Китапханә республика бәйгеләрендә күптапкырлар призлы урыннар яулый.

2002 елда «Балалар китапханәсе -2002» республика конкурсында «Эшлекле китапханә» номинациясендә җиңүче, 2005 елда – «Җиңү салюты» халык иҗаты республика дипломанты була. 2007 елда «Балалар китапханәсе-2007» республика конкурсында «Уку бәйрәме» номинациясендә беренче урынны яулый. 2012 елда «Сугыш көйдергән балачак» электрон презентацияләр республика конкурсында өченче урынны ала. Бу презентация авторы В.В. Давыдова. Шул ук елны балалар китапханәсе «Россия тарихы елында китапханәләр» Бөтенроссия бәйгесе дипломанты була.

2006 елда Аксубай җирлекара китапханәсе балалар китапханәсенең турыдан-туры катнашуы аркасында «Иҗат конкурсы» республика бәйгесе лауреаты, ә 2012 елда «Экология һәм мәдәният» номинациясендә лидер була.

Китапханәчеләр яшь укучылар өчен китапханәне «Китаплар замогына» әйләндерделәр. Аны яшь категорияләрен исәпкә алып, матур итеп бизәделәр. Һәр почмакта аерым мәгълүмат тупланган. Шул рәвешле килүчеләр язучылар – агымдагы ел юбилярлары, юбиляр-китаплар турында мәгълүматлар ала, балалар китапханәсенә килгән «Газета һәм журналлар бәйләме» белән таныша алалар. Алар өчен «Родничок» клубы эшләп килә, аның максаты һәм бурычлары – туган төбәк турындагы әдәбият һәм якташлар иҗаты белән таныштыру, үзеңне әдәби иҗатта сынап карау мөмкинлеге бирү.

Хәзерге вакытта балалар китапханәсе абонемент, уку залын һәм «Гаилә китапханәсен» бүлеген үз эченә ала. «Гаилә китапханәсе» бүлеге белән берлектә курчак театры оештырылган. Балалар, беренче сыйныф укучылары белән очрашулар, уеннар һәм театральләштерелгән элементларны кулланып курчак персонажлары белән уза. Балалар китапханәсендә үз эшләренә тугры булган чын профессионаллар коллективы эшли.

Тулырак: http://aksubayevo.ru/news/sogy-yaalyklar/aksubay-balalar-kitapkhansen-70-el

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus