(Казан, 22 ноябрь, «Татар-информ»). Казан һәм Татарстан митрополиты Феофан белән хушлашу мәрасименнән туры трансляция «Татарстан-Яңа Гасыр» телеканалында һәм https://tnv.ru/ сайтында оештырылачак. Дүшәмбе көнне, 23 ноябрьдә, Казан Кремленең Благовещение чиркәвендә митрополит Феофан белән хушлашу булачак. Литургия иртәнге 9да башлана, җеназа уку сәгать 11 тирәсендә була. Трансляция иртәнге 9да башлана. Элегрәк «Татар-информ» митрополит Феофанның 20 ноябрьдә коронавирус нәтиҗәсендә вафат булганлыгын хәбәр иткән иде. Аны Казан Мәрьям Ана иконасы чиркәве алтаре артында җирләячәкләр.