Добавить новость
World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Төрек галиме «Идел-Урал сөйләшүләре» җыенында керәшен татарлары турында чыгыш ясады

(Истанбул, 12 ноябрь, «Татар-информ», Рушания Алтай). Әхмәт Ясәви исемендәне төрек-казах университеты үткәргән «Идел-Урал сөйләшүләре» онлайн семинарында керәшен татарлары турында сөйләделәр. Бу турыда Төркиянең Фырат университеты галиме Әрҗан Алкая чыгыш ясады. Төрек галиме керәшен татарларын төрки дөньяга Идел-Урал төбәгендә сөйләмнәрендә борынгы татар сүзләре сакланган, үзенчәлекле гореф-гадәтләргә ия этник төркемнәрнең берсе буларак танытты. 

Әрҗан Алкая «керәшен» атамасының килеп чыгышы, биш зур төркемгә аерылулары, сөйләмнәре, мәдәниятләре турында киң мәгълүмат бирде. Керәшеннәрнең килеп чыгышлары белән бәйле төрле фикерләр таралуын, аларны аерым милләт итеп күрсәтергә омтылу, халык санын алган вакытта сәяси уен күренешләре булуын әйтеп үтте.    «Керәшеннәр — татар халкының православ динен тоткан үзенчәлекле бер төркеме. IV–V гасырларда ук кайбер төркиләрнең христиан динен тота башлаулары билгеле. IX–X гасырларда Идел буе болгарларының да бер ише православ динен үз иткән. Әмма ул чордагы христиан татарлары белән бүгенге керәшеннәр арасында бәйләнешләрне исбат итүче тарихи документлар юк», — дип сөйләде ул. 

«Идел-Урал сөйләшүләре» онлайн семинары Zoom программасы аша һәр атна үткәрелә. Ул Әхмәт Ясәви исемендәне төрек-казах университетының тюркология тикшеренүләре институты һәм «Идел-Урал тикшеренүләре» журналы тарафыннан оештырыла. Моннан алдагы җыенга КФУ галимәсе Әлфия Йосыпова катнашкан иде.

Моннан берничә ел элек Төркиядә «Керәшен татарлары теле» дигән фәнни хезмәт бастырып чыгарган Әрҗан Алкая чыгышының ахырында керәшен мәдәнияте, фольклорына кагылышлы фотосурәтләр тәкъдим итте. Оештыручылар аңа Рәхмәт билгесе тапшырды. Бер сәгатьләп дәвам иткән җыенга төрки дөнья илләреннән һәм Төркиянең төрле шәһәрләреннән иллегә якын кеше катнашты, күпчелекне филология галимнәре тәшкил итте.

 

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus