Добавить новость


World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Олег Морозов Чистай студентлары өчен исемле стипендия булдыру турында игълан итте

(Чистай, 12 ноябрь, «Татар-информ», «Чистай хәбәрләре», Гөлгенә Сафиуллина). Россия Дәүләт Думасы депутаты Олег Морозов Туполев исемендәге КАИ-КНИТУның «Восток» Чис­тай филиалы студентлары белән очрашты. Яшьләр белән аралашу барышында ул КАИ-КНИТУның «Восток» филиалы студентлары өчен исемле стипендия булдыру турында игълан итте. Бу турыда район басмасы хәбәр итә. «Һәр семестр нәтиҗәләре буенча мин, ничәнче курста укуларына карамастан, иң яхшы өч студентка стипендияләр тапшырачакмын. Аларны сезнең директорат яки укытучылар составы билгеләячәк. Стипендия яхшы булачак, аның өчен көрәшүнең мәгънәсе бар», — диде Олег Морозов. Депутат сүзләренчә, шулай ук Түбән Кама югары уку йортының өч студенты да шундый бүләк алачак. Беренче өч стипендиатның исемнәре 2021 ел башында, кышкы сессия тәмамланганнан соң билгеле булачак. Шуннан соң Дәүләт Думасы депутаты яңа 2нче номерлы лицейда булды. Белем бирү учреждениесе директоры Руслан Зелинский кунаклар өчен экскурсия үткәрде, уку бүлмәләрен һәм белем бирү процессын камилләштерергә мөмкинлек бирә торган яңа, заманча җиһазларны күрсәтте. Депутат уку йортының заманча, уңайлы бинасын­нан канәгать калды һәм яңа лицейның җиһазлан­дыры­луына соклануын белдерде. Үз фикерен ул лицейда укучылар белән аралашу вакытында җиткерде. Сезнең мәктәбегез иркен, спорт залыгыз искиткеч, биредә сыйфатлы белем алу өчен барлык шартлар да тудырылган. Мин дә Казанның иң яхшы мәктәпләренең берсендә укыдым, әмма хәзер сез укыган шартларны без күз алдына да китерә алмадык, — дип билгеләп үтте Олег Викторович. Олег Морозовның ачык булуы һәм күтәренке кәефе балалар белән актив сөйләшү булдырырга ярдәм итте. Укучылар депутат белән теләп, кау­шамыйча һәм оялмыйча аралаштылар, укудагы уңышлары, киләчәккә планнары белән уртаклаштылар. Заманалар үзгәрә, тормышта яңа фәннәр, яңалыклар барлыкка килә. Шуларның берсен — дистанцион белемне сезгә күптән түгел сынап карарга туры килде. Шуңа күрә мин сезгә планшетлар бүләк итәргә булдым. Алар сезгә күбрәк дистанцион белем алу өчен түгел, ә белемегезне арттыру өчен кирәк булыр дип өметләнәм, әмма пандемияне дә без әле җиңә алмадык, — диде Олег Викторович.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus