Җыябыз гөмбәләрнең иң тәмлеләрен
Тарих битләреннән күренгәнчә, Россиядәге кебек бер генә илдә дә гөмбә промысле булмаган.
Гөмбә сезоны җитү белән авыллардагы бар халык гөмбә җыярга керешкән. Соңыннан тозланган, киптерелгән яңа җыелган гөмбәләр төялгән олаулар шәһәрләргә юл алган. Кострома губернасында Судислав шәһәрен “Гөмбәләр башкаласы” дип атаганнар.