(Казан, 12 ноябрь, «Татар-информ»). Коронавирус авыруының симптомсыз очраклары — иң яхшы вариант, дип белдерде иммунолог-аллерголог Владимир Болибок НСН эфирында. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә. «Инфекциянең симптомсыз очраклары кеше өчен бернәрсә белән дә куркыныч түгел, <…> кеше бернинди авырлыклар дә кичерми, ялкынсынулар һәм тайпылышлар юк», — дип сөйләде табиб. Болибок сүзләренчә, авыруны симптомсыз йоктыру очракларын авыру дип атап булмый, чөнки организм вирусны йоктыру белән генә чикләнә.