Добавить новость
World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Татарстан һәм Сахалин хезмәттәшлек турында килешүне 2023 елга кадәр озайтырга ниятли

(Казан, 12 ноябрь, «Татар-информ», Екатерина Ларионова). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Сахалин өлкәсе губернаторы Виталий Лимаренко белән очраша. Очрашуда ике төбәк арасында 2023 елга кадәр хезмәттәшлек итү турында килешү төзелер дип көтелә. ТР Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова республика Министрлар Кабинетында узган брифингта шулай дип белдерде. «Өлкә белән хезмәттәшлек 2016 елгы килешү нигезендә каралган. Аннан соң традицион рәвештә алдагы чараларны гамәлгә ашыру планы имзалана. 2020 елда әлеге планның гамәлдә булу вакыты чыга. Әлеге очрашуда бу документның вакытын озайту кирәклеге һәм яңа килешүне имзалау хакында фикер алышырлар дип көтелә», - диде Галимова. Аның сүзләренчә, соңгы вакытта төбәкара товар әйләнеше 800 миллион сум тәшкил итә. Республика Сахалинга медицина кораллары, җиһазлар, йөк һәм җиңел автомобильләр өчен шиннар, шулай ук йөк автомобильләре озата. Ерак Көнчыгыштагы төбәктән Татарстанга балык һәм балык продуктлары китерәләр. Галимова автотехникага хезмәт күрсәтү һәм ремонтлау, Сахалинга машина төзелеше продукциясе, «КАМАЗ» автомобильләре, автобуслар һәм махсус техника сату күләмен арттыру буенча Сахалин өлкәсе предприятиеләре белән мөнәсәбәтләрне җайга салуны ике субъект арасындагы хезмәттәшлекнең перспективалы юнәлешләреннән берсе дип атады. Шулай ук нефть промыселы җиһазлары, химик реагентлар, шин һәм «Евро-5» дизель ягулыгы китерүне оештыру, энергетиканы үстерү өлкәсендә хезмәттәшлек итү һәм башка юнәлешләр дә потенциаль яктан кызыксыну уята.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus