Добавить новость
World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Рамилә Сәхабетдинова: «ШАЯН ТВ» телеканалы балалар өчен һәрвакыт ачык

(Казан, 12 ноябрь, «Татар-информ» Зилә Мөбәрәкшина). «ШАЯН ТВ» телеканалының башкарма директоры — баш мөхәррире Рамилә Сәхабетдинова каналга эләгер өчен ишекләрнең һәрвакыт ачык булуы турында әйтте. Бу хакта ул «Татар-информ» агентлыгында узган «ШАЯН ТВ» балалар телеканалының ике еллыгына багышланган матбугат очрашуында сөйләде. «ШАЯН ТВ» каналында 35 төп алып баручы бар, мәктәпләр белән бик күп очрашулар үткәрәбез, гомумән алганда, без һәрвакыт ачык. Шулай ук  pr@shayantv.ru электрон адресына да язарга мөмкин. Сайт ыбызда, инстаграм аккаунтыбызда урнаштырылган мәгълүматлар белән танышып була», — диде ул. «ШАЯН ТВ» алып баручысы Зилә Хәбибуллина каналда ике ел эшләвен әйтте. Ул телевидениегә 11 яшендә үк килүен, «Җырлы-моңлы балачак» проектында катнашуын сөйләде. «Проектларда катнашып та каналга эләгергә мөмкин. Иң мөһиме — баланың теләге булу. „ШАЯН ТВ“ның You Tube хостингындагы каналы да кызык, һәр теләгән кешенең эләгү мөмкинлеге бар. Шулай ук татарча сөйләшә белү зарур», — ди ул. «Мине әни иң элек театр түгәрәгенә бирде. Ике ел үткәннән соң, телеканалда кастинг үткәрделәр, шунда катнашып карарга булдым. Сайлап алу турын үткәннән соң, җиңүемне белгәч, бик сөендем. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов кунакта булганда туры эфирда катнаштым. Яшермим, нык дулкынландым. Әмма барысы да мин уйлаганнан күпкә яхшырак булып чыкты», — ди «ШАЯН ТВ» алып баручысы Эльдар Гыйниятов. Эльдар «ШАЯН ТВ» каналына килеп, татар телендә сөйләмен яхшыртуын искәртте. «Телеканалдагы тапшырулар балаларның телен шомарта. Яңа кызыклы фактларны белеп, мин аларны мәктәптәге дусларыма сөйли башладым», — ди ул. «Телеканалга килгән балалар күп, аларның барысы да татар телендә матур аралаша, фикерли белә», — диде «ШАЯН ТВ» каналының дубляж студиясе җитәкчесе Роза Әдиятуллина. «Төп аудитория — 10 яшькә кадәр. „ШАЯН ТВ“ телеканалының төп хуҗалары — балалар. Алар фильмнарны тататарча яздыруда да актив катнаша. Милләтебезне күтәрә һәм үсешләргә этәрә торган канал булып калырбыз дип ышанам. Каналның төп максаты - төрле проектлар аша татар теленә карата кызыксыну уяту, балаларга милли, шул ук вакытта заманча дерес тәрбия бирү», — диде Рамилә Сәхабетдинова.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus