(Казан, 12 ноябрь, "Татар-информ"). Түбән Кама районының «Орсис Агро» хуҗалыгында терлекләр белән идарә итүдә Dairy Comp системасын керткәннәр, ул сыерларның физик торышын контрольдә тотарга ярдәм итә. Биредә 4 меңгә якын баш терлек исәпләнә, шуңа күрә компьютер кеше хезмәтен шактый җиңеләйтә. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайты нда хәбәр ителә. Һәр сыерның үз номеры бар. Аны программага теркиләр, ә алга таба терлекнең физик торышы турында бөтен мәгълүматны кертәләр. Һәр үзгәрешне сыер муенындагы датчик хәбәр итә. Сыерның яше, токымы, авырлыгы, авырулары, сөт бирүчәнлеге һ.б. мәгълүматларны хәзер яңа программа аша белергә мөмкин. Идарә итүнең цифрлы системасы терлекләрне күзәтеп торырга мөмкинлек бирә. Компьютер программасы ферма хезмәткәрләренә зур уңайлыклар тудыра. Авыл хуҗалыгы тармагы белгечләре киләчәктә барлык җирле фермаларны да цифрлаштырырга планлаштыра.