(Казан, 12 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстан транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов Бөгелмә муниципаль районына эш визиты белән килде. Бу турыда Бөгелмә муниципаль районы матбугат хезмәте хәбәр итә. Сәфәр барышында, Бөгелмә муниципаль районы башлыгы Линар Закиров белән бергә, ул тимер юл вокзалы һәм «Бөгелмә» станциясе хезмәткәрләре белән очрашты, Югары Бистәгә алып баручы җәяүлеләр күперенең торышын бәяләде, Буровая урамы буенча юлүткәргеч һәм Соколка урамындагы күперне төзү планлаштырыла торган участокны карады. Исегезгә төшерәбез, бу көннәрдә республиканың транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов Татарстанның муниципаль районнарында булып кайтты. Сәфәренең төп максаты — транспорт инфраструктурасы белән танышу, «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» милли проекты кысаларында төзелгән юлларны карау.