(Казан, 12 ноябрь, «Татар-информ»). Мамадышта күп фатирлы йортларга капиталь ремонт вакытында төгәлләнәчәк. Быел республика капиталь ремонт программасына өч объект керде — Мамадышта Давыдов урамында ике йорт һәм Түбән Тәкәнеш авылының Куйбышев урамында бер йорт. Бу хакта «Нократ» газетасы яза. Хәзерге вакытта авылдагы күп фатирлы йортта ремонт эшләре тәмамланды. «Стройсити» ҖЧҖнең баш инженеры Харис Ситдиков ачыклык керткәнчә, Түбән Тәкәнеш авылында түбә ремонтланган, хәзер шәһәр объектларында эш тәмамлана. Генераль подрядчы килешүе буенча капиталь ремонт эшләре 10 декабрьгә тәмамланырга тиеш. Әмма төзүчеләр объектларны 15 ноябрьдә тапшырырга планлаштыра. «Һава торышы җылы булганда, күбрәк эшләп калырга кирәк, аннары салкыннар җитәчәк — эшләү кыенлашачак», — дип аңлатты Харис Ситдиков.