Добавить новость

Мастер спорта по шахматам из Пензы рассказал, как стать гроссмейстером

Касается каждого павшего воина СВО: "Мощные слова" Минеева после боя, которые постеснялись показать на федеральном ТВ

Более 160 млрд руб. вложили недропользователи в геологоразведку на территории Якутии за 4 года

«Зелёная ливнёвка» спасёт Нижний Новгород от потопов во время ливней

World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Катнаш никахлар нигә тыела? - «Шәһри Казан»

(Казан, 12 ноябрь, «Татар-информ», « Шәһри Казан », Дилбәр Гарифуллина). Россия мөселманнары диния нәзарәте мөселман ир-атына чит дин, шул исәптән китап кешеләре вәкилләре белән гаилә корырга ярамый дигән фәтва чыгарган, шунда ук «аерым очракларда» рөхсәт ителә кебегрәк искәрмәсе дә бар. Фәтва авторлары фикеренчә, «ике төрле милләттән барлыкка килгән гаиләдә проблемалар туа, әйтик, балаларны ислам дине буенча тәрбияләүдә. Гадәттә, баланы хатын-кыз тәрбияли, аңа үзенең карашларын сеңдерә. Киләчәк буынның әтисенең динен алуы икеле, бу исә мөселман тамырларының югалуына китерә. Дин мәсьәләсендә охшашлык бәхетле тормыш өчен мөһим шарт булып тора». Шул рәвешле әлеге мөрәҗәгатьне алар мөселман гаиләсе институтын ныгыту дип аңлата. Килешмибез Татарстан мөселманнары диния нәзарәте исә әлеге фәтва белән килешми. Нәзарәтнең матбугат үзәгеннән алынган хатта: «Татарстан мөфтиятенең катнаш никахлар уку мәсьәләсендә позициясе Кәлам Шәриф аятьләрен турыдан-туры тәфсирләүгә һәм мәзһәб традицияләренә нигезләнә. Россия Федерациясе җирлегендә иң киң таралыш алган Хәнәфи мәзһәбе нигезләмәләре буенча, мөселман иренә Китап әһелләре (христианнар һәм яһүдиләр) белән никах укыту рөхсәт ителә. Әлеге кагыйдә исламның башлангыч чорында, мәзһәбләр барлыкка килгәнче үк гамәлдә булган һәм бүгенге көнгәчә үз көчендә тора. Моннан тыш, фәтвалар Россиядә динара татулык һәм тынычлыкны сакларга тырышып чыгарылырга тиеш, дип саныйбыз», — диелгән. Рөхсәт булмагач, тыю да юк Чечня мөфтие Салах-Хаҗи Межиев та үз фикерен белдерде. Аның сүзләренчә, конфессияара никахларны тыю исламда билгеле хакыйкать. Бу никахларга рөхсәт булмады, шуңа аны тыеп та булмый, моның буенча бәхәсләшергә зарурлык та юк, дигән ул. Шул ук вакытта чикләүләрнең гаиләдә рухи гармонияне сакларга, бала тәрбияләүдә ир белән хатын арасында бәхәсләр тудырмауга булышуын да билгеләп узган. Карар юридик көчкә ия түгел Россия мөселманнары диния нәзарәте рәисенең беренче урынбасары Дамир Мөхетдиновның бу мәсьәләгә карата фикере белән социаль челтәрдәге битендә танышып була. Россия дөньяви дәүләт буларак, Россия диния нәзарәте карары билгеле бер җәмгыять эчендә булган, ягъни дин буенча яшәргә омтылган мөселманнар өчен чыгарылган һәм аның юридик көче юк, дип аңлата ул бу фәтваны. «Фәтвадан күренгәнчә, Россия территориясендә конфессияара никахлар, аерым алганда, Китап әһелләре (христианнар һәм яһүдиләр) вәкилләре белән никах билгеле бер очракларда гына җирле мөфти карары белән генә ярый, ул конкрет очрак буенча бөтен шартларны истә тотып хәл итә. Христиан динендәге яки яһүди кызның Бер Аллаһны, Гайсә һәм Мөхәммәдне пәйгамбәр буларак таныган һәм Коръән буенча яшәргә әзер булуын белдергән очракта аның мөселманга кешесенә кияүгә чыгу хакы бар. Әмма Россия диния нәзарәте карары дин буенча яшәргә омтылган мөселманнар өчен чыгарылган һәм юридик көчкә ия түгел, шуңа да аның өчен җаваплылыкка тартмыйлар», — ди ул. Россия диния нәзарәтенең, мөстәкыйль орган буларак, үз фикерен белдерергә хокукы барлыгын да искәртә. «Ханафитских фикх» басмасының баш мөхәррире буларак, Дамир Мөхетдинов динара никах мәсьәләсендә хәнәфи мәзхәбе буенча фикер йөртү ягында. Башка диннәрнең дә фәтвадагы фикерләрне хуплавын ассызыклап, гаилә институтын саклауның мөһимленә басым ясый. Мөфти Равил Гайнетдиннең «Ислам: вероучение, поклонение, нравственность, закон» китабыннан өзек тә китерә ул: «Бер каннан булган туганнар арасында никах укылмый. Башка диннән булган ир-атка кияүгә чыккан мөселман кызына да никах укылмый, чөнки ул балаларны тәрбияләү һәм исламны югалту куркынычы белән бәйле. Мөселман ир-аты башка диндәге кызга өйләнсә, монда да билгеле бер чикләр бар, күп Аллаларга табынган яки Аллаһка ышанмаган кешегә өйләнү тыела. Ә яһүди һәм христиан динендәгеләргә ярый. Тик монда кияүнең әти-әнисенә улларының дини карашларына игътибар итәргә кирәк. Ул бу яктан зәгыйфь һәм аның яки балаларының исламнан китү куркынычы булса, андый никахны булдырырга ярамый». Мәскәү мөфтие Илдар Аляутдинов «РИА Новости»га биргән әңгәмәсендә, конфессияара никахның «хатын-кызга ислам дине якын булып, ул аның кануннарын хөрмәт итсә һәм иренә балаларны ислам традицияләре буенча тәрбияләргә каршы килмәсә», рөхсәт ителүен билгеләп узган.

Читайте на 123ru.net


Новости 24/7 DirectAdvert - доход для вашего сайта



Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России



Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city

Русич-боксёр разгромил на ринге чеченского бойца, оскорблявшего русский спецназ

Историческое событие. Патриарх освятил Спасо-Преображенский собор в Твери

«Зелёная ливнёвка» спасёт Нижний Новгород от потопов во время ливней

Собянин назвал Дом музыки одной из самых посещаемых концертных площадок Москвы

Музыкальные новости

Актрису Марию Аронову увезли в Боткинскую больницу в Москве

Собянин рассказал о жизни Московского международного дома музыки

Экс-глава «Яндекса» Волож заявил об отсутствии связей с Россией

Собянин рассказал о работе Московского международного дома музыки

Новости России

Более 160 млрд руб. вложили недропользователи в геологоразведку на территории Якутии за 4 года

Умер актер из сериала «Московская борзая» Владимир Королёв

Собянин назвал Дом музыки одной из самых посещаемых концертных площадок Москвы

В Подмосковье проведут фестиваль "Царская уха"

Экология в России и мире

На «Атомайз» состоялась первая в России цифровая секьюритизация портфеля кредитов

Ростовский ЭРЗ Желдорреммаш в 4,2 раза увеличил объем ремонта электровозов серии 2ЭС5К «Ермак».

Дистрибьюция Музыки.

Стиль бохо для жаркого лета: примеры ярких образов

Спорт в России и мире

Красноярскую теннисистку Мирру Андрееву допустили на Олимпиаду в Париже

Рафаэль Надаль сыграет в финале турнира ATP впервые с 2022 года

Панова и Сизикова выиграла турнир WTA в Палермо в парном разряде

Экс-теннисист Ольховский: победа Медведева над Синнером была неожиданной

Moscow.media

Готовность моста через Каму – 80%

Дигорское ущелье

В Магнитогорске из реки выловили женский труп с привязанным к нему грузом

Военные следователи провели рейд по бывшим мигрантам в Керчи











Топ новостей на этот час

Rss.plus






В Подмосковье проведут фестиваль "Царская уха"

Первый блин у Станковича вышел комом! «Спартак» начал сезон с вратарского привоза и поражения в Оренбурге

Собянин назвал Дом музыки одной из самых посещаемых концертных площадок Москвы

Касается каждого павшего воина СВО: "Мощные слова" Минеева после боя, которые постеснялись показать на федеральном ТВ