(Казан, 24 август, «Татар-информ»). Казанда ишегалдыннан чыкканда 13 яшьлек кыз баланы бәрдергән машина йөртүчене эзлиләр. Бу хакта «Татар-информ»га шәһәр Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр иттеләр. Юл-транспорт һәлакәте Беломорская урамындагы 6нчы йорт янында булган. Билгеле булмаган автомобиль йөртүче ишегалдыннан чыгып киткәндә кыз баланы бәрдергән. Игътибарсызлык аркасындадыр, дип фаразлыйлар Дәүләт автоинспекциясендә. Һәлакәттән соң ул китеп барган, кыз зур зыян күрмәгән. Шаһитлардан (843) 5 333 819; 5 333 848 телефоннары аша мөрәҗәгать итүләрен сорыйлар.