Бисмиллалы булсын һәр эшең!
”Сабыр бул,син!” – дисең,
Ул сабырның
Кайдадыр бер чиге бардыр бит?!
Миңа калса,сабыр – түземсезнең
Сабыр коелары сайдыр бик.
”Елыйм,дисәң,яшереп ела, – дисең.
Дошманнарың яшең күрмәсен!
Үксеп елавыңнан ләзззәт алып,
Гайбәт – нахакларга күммәсен.”
”Ешрак елмай, - дисең,
Һәрчак елмай,
Эчтән күңелең яшькә тулса да.
Һәрбер көнгә көлеп сәлам бир син,
”Таш атканга ашың әзер булсын,
Изгелекләр җирдә ятмый ул.
Яхшылыкның кадерен белмәгәннәр
Күңел тынычлыгы тапмый ул”.
”Өсте – өстенә байлык җыйма, - дисең,
Нәфес ямьсезли ул кешене.
Харам маллар бәхет алып килми,
Уйлап башкар һәрбер эшеңне!”
”Бисмиллалы булсын һәр гамәлең,
Бисмиллалы юллар гел уңа”.
Биргән акыл,киңәшләрең өчен
Мең рәхмәтле,әнкәй,мин сиңа!